Менделеевск шәһәренең 10 нчы балалар бакчасында “ Авторитет- тәрбия нигезе” дип аталган конференция узды. Бу чарада мөгаллимнәр, ата-аналар, Мәгариф идарәсе, ЗАГС бүлеге катнашты.
Форум башланыр алдыннан кунаклшар һәм ата-аналар балаларның әти-әниләре белән бергәләп эшләгән рәсемнәре, аппликацияләре, фотоколлажлары , эшләнмәләре куелган “Минем гаиләм ” дип аталучы күргәзмә белзн таныштылар.
Әхлак ягыннан сәламәт баланы бары тик гаилә, балалар бакчасы, җәмгыять белән бергәләшеп кенә үстерегә була,- дип Э. Минигуловна конференцияне ачып җибәрде. Эш барышында “Балалар сөйли”, “Специалистлар сөйли”, әти-әниләрнең сораулары буенча “Ата-аналар почтасы”, шулай ук гаилә гореф-гадәтләрен чагылдырган “ Ата-аналар сөйли” дигән өлешләр булды. Әңгәмә вакытында әти-әниләр гаиләнең балалар тәрбияләүдә иң мөһим роль уйнавын әйттеләр.