ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 08 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 4 пар никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.

2023 елның 8 июлендә Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда биш парның никахларын теркәү тантанасы булды. Теркәү махсус сценарий буенча – бәйрәм символы «ромашка» элементлары белән узды.

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Саба муниципаль районында яшь гаилә теркәлде. Явлаштау авылы кызы Илсинә һәм Шәмәрдән егете Нияз гаилә корды Галиәкбәровлар гаиләсе төзелде.

2023 елның 10 июлендә Арча шәһәрендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәм аның тормыш иптәше Гөлнур Тәлгать кызы исеменнән районның иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасы булды.

Мамадыш районында медальләр инде 17 матур гаиләгә тапшырылган. Быел әлеге медальгә Мамадыш районының Олы Шия авылында яшәүче Якимовлар гаиләсе лаек булды.

2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, гомумшәһәр «Ромашкалы бәхет» бәйрәмендә хөрмәтле педагогларны юбилейлары белән котладылар. Икесенә 80 елдан артык - Иван Алексеевич һәм Тамара Петровна Афанасьевларның педагогик стажы шундый.

2023 елның 10 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү кысаларында Югары Ослан муниципаль районы Соболевский авыл җирлеге мәдәният йортында тантаналы чара узды. Биредә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.А. Фәйрушин барлык катнашучыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален, Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитеты грамотасын һәм 34 ел бергә яшәгән ирле-хатынлы Борисов Александр Григорьевич һәм Фирдәүс Фәйзрахмановнага чәчәкләр бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды.

8 июльдә Әлмәт шәһәрендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Чарага Мифтаховлар гаиләсе Илтузар Мәрдан улы һәм Марзия Мирзаһит кызы чакырылган иде, алар 2023 елның 6 июлендә алтын юбилеен билгеләп үттеләр.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – якты һәм игелекле бәйрәм. Бу көнне Баулы районының Александровка авыл җирлегендә Әхмәтшиннар Рәсим Мөбарәк улы һәм Разилә Шакирҗан кызы, Ключниковлар Вячеслав Александрович һәм Любовь Михайловна, Сафиннар Миргазиян Миргаризан улы һәм Галия Гайса кызы алтын туйлары белән котладылар.

7 июльдә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан шәһәрнең үзәк мәйданында тантаналы чара узды, анда шәһәр алдындагы аерым хезмәтләре өчен Бөгелмә муниципаль районының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International