Туй алдыннан һәр парның никахны теркәү тәртибенә кагылышлы күп кенә сораулары туа. Шимбә көннәрендә уза торган туй алды инструктажында яшь парлар гамәлдәге кагыйдәләр белән таныша ала.
15 июльдә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен традицион туй консультациясе узды.
Тантаналар бүлеге белгечләре тантананың ничек узуы турында җентекләп сөйләделәр, булачак ир белән хатынның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.