ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

      2016 елның 25 августында Яр Чаллы шәһәренең Тантана сараенда бер гаиләдә ике никах теркәлде: Тришкиннар Павел һәм Диана, Петр һәм Вера. Бу никахның үзенчәлеге шунда: бер гаиләдән булган абыйлы-энелле туганнарның ике никахы бер көндә һәм бер вакытта теркәлде. Бу икеләтә бәйрәмгә иң якын туган – тумачалар һәм дуслар чакырылды.

Тәтеш шәһәре администрациясе яңа язылышучы парлар өчен барлык шартлар да тудыру өчен тырышалар, мәсәлән, шәһәр күлен төзекләндерү.Туй кортежлары өчен мәйданчык булдырылды, шулай ук “мәхәббәт һәм бәхет” йозакларын элү өчен яшь парлар агачы барлыкка килде.Үзәк паркта да зур үзгәрешләр күзәтелә. Тиздән фонтаннар эшли башлаячак .Шулай ук яшь парлар һәм аларның кунаклары фотосессияләр оештыру өчен мәйданчык барлыкка киләчәк.

Бар халык Республика көнен, Белем көнен, шәһәр көнен, нефтьчеләр көнен һәм Баулы нефть идарәсенең 70 еллык юбилеен көткән көннәрдә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган 19 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.

   Ел фасылының нинди аен сайларга, никахлашучы яшь парлар үзләре хәл итәләр.Туй үткәрер өчен язгы май аемы, эссе июль, бәлки салкын декабрь аен сайлау-сайламау яшьләрнең үзләреннән тора. Август аена килгәндә,бу кызу чорларның берсе.

Мамадыш шәһәрендә яшәүче Анатолий hәм Луиза Коробовлар гаиләсендә зур шатлык – 2016 нче елның 21 августында гаиләдә бишенче малай Даниил туды.

24 нче август көнне сөенечле ата-ана Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Даниилның беренче документы – туу турында таныклык алдылар.

   1 класска бу елда ЗАГС специалистларының 2 баласы бара: Раиль Хафизов һәм Арслан Минхаеров. Аларны Идарә башлыгы Равиля Гыйльметдин кызы Зарипова котлады.

"Гаилә тормышы нигезләре" – дигән темага Азнакай ЗАГС бинасында оешкан "Пар канатлар" клубында яңа өйләнүчеләр белән әңгәмә үткәрелде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әлфинур Хәйретдинова кайбер гаилә серләрен ачты, һәм, ГХАТ-ның көндәлек эшендә очрый торган, тормыш вәзгыятләрен үрнәк итеп сөйләде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Гаилә кодексының кайбер статьяларын аңлатып чыкты. Соңрак никахны тантаналы рәвештә теркәүнең репетициясен үткәреп алды.

Яшь булуына да карамастан, аның даны бөтен Татарстанга таралды. Бу бинаны төзүдә архитектура үрнәге булып, иҗади дәрт биреп торучы Бавариядәге Линдерхов сарае тора. Кыска гына вакыт эчендә никахлар сарае күп кенә мәдәният чаралары, җыелышлар, тантаналы рәвештә балалар тууын теркәү, исем кушу һәм юбилей туйлар үткәрү үзәгенә әйләнде.

Апас районы Борнаш авылыннан Әминә әби Зыятдинова Ил башлыгының Котлау хатын алды. 25 августта аңа 90 яшь тулды. Тормышның ачысын-төчесе татыган, хезмәтнең казанында кайнаган Әминә әби Зыятдиновага 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән тәбрик итеп, район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды. Шулай ук, изге теләкләре белән котлауларга авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев та кушылды.

      Тиздән 4 сентябрьдә 2016 елда Яр Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган “Кәләшләр көне” шәһәр бәйрәме булачак. Ул LOVE журналы редакциясе белән берлектә ГХАТ идарәсе катнашында уза. Бу юлы кәләшләр матур нимфалар, тылсымчы кызлар һәм эльфлар сүрәтләрендә килеп басачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International