Август-туйлар ае

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

   Ел фасылының нинди аен сайларга, никахлашучы яшь парлар үзләре хәл итәләр.Туй үткәрер өчен язгы май аемы, эссе июль, бәлки салкын декабрь аен сайлау-сайламау яшьләрнең үзләреннән тора. Август аена килгәндә,бу кызу чорларның берсе.

   Август аенда табигать бигрәк тә ямьләнә. Бу уңышларга бай айларның берсе, шуны исәпләп никахлашырга теләүче яшь парлар шактый. Август аенда өйләнүшечеләр бик бәхетле ,бай гаилә булып яшәүләренә ышанып калалар. Шуңа күрә теләк белдерүчеләр бик күп.

    Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә август аенда 165 пар гаилә кордылар. Август ае - туйлар ае дип юкка гына әйтмиләр. Бәхетле туйлар, гаиләләр! Август ахырында әле тагын 55 пар никахлашачак. Бу гаиләләр ныклы һәм төпле гаиләләр булачакларына ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International