Бар халык Республика көнен, Белем көнен, шәһәр көнен, нефтьчеләр көнен һәм Баулы нефть идарәсенең 70 еллык юбилеен көткән көннәрдә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган 19 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Хезмәт ветераны, Баулы шәһәренең Почетлы гражданины, Татарстан Республикасының Почетлы нефтьчесы Мухаметшин Марсель Хан улы һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырды. Паспорт алучылар арасында оныгы Алсу Гильфанова да булуы ветеранны аеруча дулкынландырды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова чарага килгән әти-әниләргә, әби-бабайларга рәхмәт әйтте, үткәргән чаралар гаилә агъзалары арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырлар дигән ышанычта калды.