Бишенче бала, бишенче малай туу – һәр ата-ана очен зур сөенеч

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Мамадыш шәһәрендә яшәүче Анатолий hәм Луиза Коробовлар гаиләсендә зур шатлык – 2016 нче елның 21 августында гаиләдә бишенче малай Даниил туды.

24 нче август көнне сөенечле ата-ана Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Даниилның беренче документы – туу турында таныклык алдылар.

Даниил – пәйгамбәр исеме. Бу исемне әти белән әни шунда ук ошатканнар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина ата-ананың гаиләләрендәге зур сөенеч белән чын күңелдән тәбрикләде, шатлыкларын уртаклашты, җылы теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International