ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2017 ел
җомга

       Бүген Чаллы шәһәренең  Тантаналар Сараенда Үзәк районы А. С. Пушкин  исемендәге 78 нче лицее укучылары өчен "ЗАГС органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусынның яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне шәһәрнең ГХАТ идарәсенең  белгече Лейсан Ахметшина үткәрде.

Киров ГХАТ белгечләре үз тырышлыгы белән генераль чистарту  үткәрделәр, шулай агачларны буядылар һәм бордюрларны агарттылар.


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 27 апрелендә Буа районы Алших авылында Ольга Михаил  кызы Герасимова үзенең 90 яшьлек олы юбилеен үткәрде.  Ольга апа үзенең алты бала тәрбияләп аякка бастырган. Ольга  апаны 13 оныгы һәм 4 оныкчыгы дә котладылар.  Шул теләкләргә Буа районы җитәкчеләре да кушылды.

 2017 елның 27 апрелендә яшьләрнең ял итү үзәгендә, никахлар залында тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. 

Барлыгы алты гаилә: Ульяновкадан Анастасия Прокопьева һәм Ольга Ефремова, Чирмешәннән Галина Хөсәенова һәм Айгөл Әхмәтҗанова,  Лашманнан Ләйлә Гыйльманова һәм Бәркәтәдән Лилия Шәйхлисламовалар сертификатлы булды.

      2017 елның  26 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 40 Чаллы гаиләсе алды.

   26 апрель көнне Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Рөстәм һәм Миләүшә Шәрәфиевларның беренче балалары туу очрагын теркәү булып узды. Улларына алар Әмир дип исем бирделәр. Бу исемнең килеп чыгышы гарәп теленнән. Тәрҗемә иткәндә "принц", "юлбашчы", "җитәкчесе","әфәнде" дигәнне аңлата. Әмир исемен йөртүчеләр көчле һәм бәйсез шәхесләр.

 Алексеевск ГХАТбулеге хезмәткәрле шушы акциядә актив катнашты, битараф калмады.

     14 апрельдә  ГХАТ булеге мөдире район ижтимагый оешмалары вәкилләре белән кинәшмә уткәрде. Суз барышында “ районда язгы игелек атнасы “ темасына багышланган әнгәмә корылды, планнар төзелде .

     Мәрхәмәтлелек атналыгында Мамадыш районы  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре элек ветераннар Советы рәисе председателе булып торган Сахарнова Раиса Иван кызында кунакта булдылар, күчтәнәчләр дә алып кергәннәр иде.

Моннан нәкъ 50 ел элек алар В. И. Ленин туган көндә өйләнешәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International