Моннан нәкъ 50 ел элек алар В. И. Ленин туган көндә өйләнешәләр.
Шимбә 22 апрель көнне "Казан" гаилә Үзәгендә Владимир Данил улы һәм Наталия Николай кызы Рудаковлар алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Гайлә Үзәгенә юбилярлар иң якыннары һәм туганнары белән килделәр, кабат Мендельсон маршы астында тантаналар залына уздылар.
Владимир Данилович һәм Наталия Николаевна 1966 елның 29 октябрендә Казанда танышалар. 1967 елның 22 апрелендә Владимир һәм Наталия язмышларын никах җепләре белән бәйлиләр. Рудаковлар символик мәгънәгә ия пар - комсомол туган көндә танышалар, Владимир Ильич Ленин туган көндә никахларын теркиләр.
Юбилярлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныкларына куанып гомер итәләр. Искиткеч гаиләне шушы мөһим дата белән котлыйбыз, бехет heм озын гомер телибез!