ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

   Алтын туйлар гел булып тормый, ә инде була икән, бу чынлап та юбилярларның гаиләсе, бөтен туган-тумачалары  өчен зур һәм шатлыклы вакыйгага әверелә. Мондый бәйрәмнәр гаиләнең  бердәмлеген һәм татулыгын, андагы күркәм гадәтләрне һәм йолаларны да чагылдыра.

Дулкынландыргыч бәйрәм матур мәхәббәт тарихының 50 еллыгы уңаеннан уздырылды.


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Мөслимнең район мәдәният йорты каршындагы мәйдан  яшь әти – әниләрне, әби – бабайларны 12 июль көнне бик үзенчәлекле бәйрәмгә җыйды. Бала арбалары арасында конкурс үткәрелде. Әлеге бәйгедә 20дән артык гаилә катнашты.

Ике Казан гаиләсендә бишенче һәм җиденче бала дөньяга килгән.

17 нче июль көнне Киров ГХАТ бүлегендә ут булмаячак.

The psychologist conducted with future spouses activity in the form of training.

Шушы көннәрдә  Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл ветераны Надежда Васильевна Смольниковага 102 яшь тулды.

Аны район хакимияте, социаль яклау бүлеге, район ветераннар советы, авыл җирлеге вәкилләре җылы котлады. Надежда Васильевнага  район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткасын, азык-төлек тутырылган пакет, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Авылның иң хөрмәтле кешесенә сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек теләделәр.


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

       Бүген, 11 июль 2017 елның көнендә Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан Тантаналар Сарае территориясендә "Мәхәббәт Биюе" исемле чәчәкле  композиция булдырылды. Бу үзенчәлекле һәм матур композиция барлык гашыйкларга багышланган. Парлар үзләренә исә тагын бер фотога төшү мәйдангыш барлыкка килде.

11 июль көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә елның 600 нче сабые тууы теркәлде. Денис һәм Алла гаиләсендә Александра икенче бала. Нарасый 52 см озынлыкта, 3310 гр авырлыкта дөньяга килгән.

Иң кечкенә бала 1100, ә иң зуры – 4700 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 43 яшь.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International