Иң кечкенә бала 1100, ә иң зуры – 4700 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 43 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр : Амина, Арина, Тимур, Глеб, София, Самир, Аида, Ранель, Камиль; иң сирәк исемнәр: Аят, Ингрид, Демир, Зоя, Эмин, Раниф, Алисия, Зулейха, Нурлан, Илина, Ансель.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 358 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь кияүгә 19 ел, каләшкә – 18, иң олы кияүгә – 62, каләшкә – 59 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.