Мөслимнең район мәдәният йорты каршындагы мәйдан яшь әти – әниләрне, әби – бабайларны 12 июль көнне бик үзенчәлекле бәйрәмгә җыйды. Бала арбалары арасында конкурс үткәрелде. Әлеге бәйгедә 20дән артык гаилә катнашты. Гади балалар коляскасы бу көнне төрле-төрле транспортка әверелгән иде- корабль , вертолет һ.б. Чарада һәр килүче актив катнашты, җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алды. Бәйрәм бик якты, кызыклы, истә калырлык һәм чын мәгънәсендә гаилә бәйрәме буларак узды.