2017 елның 10 апрелендә "Бердәм Рәсәй" фракция партиясенең хатын-кыз депутатлар берләшмәсе уртак утырышы һәм "Түбән Кама Хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасының утырышы узды.
Җыелышының җитәкчесе булып, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, "Түбән Кама Хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина булды.
Көн тәртибендә бик мөһим мәсьәлә – хатын-кызлар, кызлар-яшүсмерләрнең репродуктив сәламәтлекләрен саклау.
Чыгыш ясаучылар арасында ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина да бар иде. Җитәкче туган балаларне теркәгән вакытта барлыкка килгән проблемалар турында сөйләде, "Җаваплы ата-ана” программасы кысаларында үткәрелә торган "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" һәм “Гаилә” дәресләре турында сөйләде.