Түбән Камада 800-нче сабый тууы теркәлгән

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

     2017 елның 11 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә,  туу турында №800 нче акт языуы төзелде. "Юбилейлы" бала булып, Сафиуллин Рамил Ришатович һәм Диләрә Рамилевналарның гаиләләрендә туган малай булды. Бәхетле ата-ана улларына матур исем "Мурат" дип кушканнар. Әлеге исем гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, "максатчан" дигәнне аңлата. Апае дөньга килгәнгә, аеруча да абыйсы Радик шат иде.

     ГХАТ Идарәсе белгечләре сабыйның тормышындагы беренче документын – туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлауларын тапшырдылар, гаиләгә иминлек һәм улларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International