Агымдагы елның 10 апрелендә Роскосмос космонавтлары отрядының космик экспедицияләре тәмамланды. Экипаж җитәкчелегендә – «Союз МС-02» корабле командиры, тумышы белән Бөгелмәдән булган Сергей Рыжиков. Бу ил күләмендә зур вакыйга. 2016 ел ахырында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә үз эшләрен хәзерге вакытта да башкаручы космонавтлар Алексей Овчинин һәм Антон Шкаплеров белән шәхсән танышу мөмкинлеге туган иде. Хәзер исә Сергей Рыжиков белән очрашуны көтәбез.