2017 елның 4 нче апрелендә Рамил һәм Ильнара Шакировлар гаиләсендә сөенечле вакыйга булды: ике кыздан соң көтеп алынган уллары Ранель дөньяга аваз салды.
2017 елның 10 нчы апрель көнне күпбалалы бәхетле яшь гаиләне Әгерҗе бала тудыру йортыннан Әгерҗе районы ЗАГС бүлеге мөдире Лилия Сәим кызы Госманова, “Мир строй” ширкәте җитәкчесе Али Ибраһимов һәм бик күп туганнары каршы алды. Алар яшьләрне чын күңелдән тәбрик иттеләр, таныклык һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Яшь гаиләне җылы сүзләр, изге теләкләр белән бала тудыру йорты хезмәткәрләре озатты.