11 апрель көнне Югары Ослан муниципаль районы Октябрь авыл җирлегендә Лукояновлар гаиләсе Иван улы Степан һәм Илья кызы Раиса 60 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.
60 ел бергә гомер иткән Лукояновлар гаиләсен “Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә Октябрь авыл җирлеге башлыгы Шамиль Азизовта үзенең җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары, туганнары,якыннары да кушылдылар.