Түбән Кама районы авыл җирлекләре өчен бәйге

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

      2017 елның 1 апреленнән ГХАТ Идарәсендә, Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләре арасында, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән иң яхшы презентация эшен күрсәтү бәйгесе башланды.

     Проект Рәсәй Федерациясенең ГХАТ органнарына 100 еллык юбилеена багышлана. Җаваплы ата-ана булу һәм бала табуга ярдәм күрсәтү буенча позитив караш формалаштыруга, Түбән Кама районы авыл җирлекләре арасында тәҗрибә үстерүгә юнәлтелгән.

     Бәйгедә дәүләт граждан хәле актларын теркәүгә вәкаләтле шәһәр тибындагы поселок Кама Аланы һәм районның унбиш авыл җирлекләре катнашачак.

     Иң әйбәт һәм уңышлы чыгыш ясаучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International