28 март – язның матур бер көнендә Югары Кыерлы авылында яшәүче Гарипова Галия Гариф кызы зур юбилеен билгеләп узды. Бүген аңа 90 яшь.
Усали авыл Җирлеге башлыгы, район хакимияте исеменнән, авыл җирлеге Советы исеменнән кулларын кысып, Рәхмәт хатын тапшырганда ирексездән күзләре яшь белән тулды Галия апаның. Бик яшьли күргән авырлыклары, ачлы-туклы узган сабый чаклары-һәммәсе берәм-берәм күз алдына килде аның. 3 класс кына белем алган Галия олылар белән беррәттән, авыр сугыш елларында колхоз эшенә чыккан.
Бәлки, укырга мөмкинлек булса, начар да укымас иде ул, чөнки шул белеме белән дә ул кибетче булып эшкә кергән һәм 40 елдан артык халыкка хезмәт иткән. Ачык күңелле, җор телле Галия Урыс Омарында “Галя” булган , 3 баласын кайнанасына калдырып 60 чакрым ераклыктагы авылда да эшләргә туры килгән аңа. Юлларда бата-чума интеккән чакларын хәзер дә искә ала Галия апа. Ире (мәрхүм Йосып абый ) белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр,кызганыч , улы Раиф 3 ел элек йөрәк авыруыннан вафат була.
Бүгенге көндә Галия Гариф кызы килене Диләрә тәрбиясендә яши. Ял һәм бәйрәм көннәрендә кадерле әни, дәү әни, дәү әбиләренең хәлен белергә балалары, онык һәм оныкчыклары – барсы да җыелышалар, төп йорт шау-гөр килеп тора. Алдагы көндә дә шулай матур итеп, саулык белән кадер-хөрмәттә яшәргә язсын сиңа, Галия апа.