Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә нигезе дәресләрен уздыру янәдән башланып китте. 9 март көнне Никахлашу сараенда Бөгелмә шәһәре 3 нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары булды. Гадәт буенча, очрашу ГХАТ бүлеге һәм аның эшчәнлеге белән таныштырудан башланды. Белгечләр укучыларга архивтагы акт язуларын күрсәтте, узган елга статистик мәгълүмат белән таныштырды, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. 10 нчы сыйныф укучылары әти-әниләре белән мөнәсәбәт турында тест узды һәм үзләренең гаилә агачын – шәҗәрә төзеде.