Минзәлә районы Юртау авыл җирлегендә яшәүче Павел Алексей улы һәм Анна Иван кызы Зотовлар гаиләсе күптән түгел зур юбилей-60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Алар гомер буе авылда яшәп 2 бала тәрбияләп үстергән, бүген исә 4 оныклары, 2 оныкчыклары бар. Юртау авыл җирлеге җитәкчесе Ирек Кадыров юбилярларны барлык авыл халкы исеменнән кайнар котлады. Юбилярлаога багышлап үткәрелгән бу мәҗлестә районыбызның Ветераннар хоры чыгыш ясады.
60 ел гомерләрен бер берсенә багышлаган кешеләр ихтирамга лаек, яшь буын өчен үрнәк!