50 ел бергә

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Язның беренче көнендә, Балык Бистәсе район мәдәният йортында 50 ел бергә яшәгән гаиләләрне тантаналы рәвештә тәбрикләү кичәсе булып узды.

Мәҗлескә - Писаревлар гайләсе, Морозовлар гайләсе һәм Талаковлар гайләсе чакырылды. Бәйрәм һәр гайләнең тарихыннан башланды. Юбилярларның тормыш сукмаклары узенчәлекле, алар хәммәсе намуслы хезмәт юлы үткәннәр, балалар тәрбияләп, олы тормыш юлына озатканнар.

ЗАГС булеге җитәкчесе  Зарипова Миляуша Фатыховна «Алтын» юбилярларны шундый истәлекле көн белән тәрикләде, матур теләкләр теләп, буләкләр тапшырды.

Хөрмәтле юбилярларга, Балык Бистәсе районының хакимият башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International