Түбән Камада 500 нче сабый тууы теркәлгән

2017 елның 10 марты, җомга

     2017 елның 10 мартында Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә  бу елда дөньга килгән  500 нче сабый теркәлгән.

    "Юбиляр” сабый – Мухаметшиннар гаиләсендә туган малай булды. Бәхетле әти-әниләр улларына матур исем "Азамат" дип кушканнар. Әлеге исем, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, “кодрәтле” дигәнне аңлата. Сабыйның  апасы Азалия,  апае тууына аеруча да шат иде.

     ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь ата-аналарны шушы искиткеч вакыйга белән котладылар,  аларга гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек теләделәр һәм сабыйның тормышындагы беренче документын – туу турында таныклыгын һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын тапшырдылар.

     Исем кушу тантаналары көннән көн таныла бара . Тантананы үткәргән көнне, төп залга, яңа туган сабыйның әти-әниләре, туганнары чакырыла, шулай итеп таныклыкны алу, ата-аналарның һәм килгән кунакларның хәтерендә аеруча да  истәлекле вакыйга булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International