Февраль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 18 сабый теркәлде

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Февраль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 18 сабый теркәлде:10 малай һәм 8 кыз. Шуларның 5 се гаиләдә  беренче бала, 8 – икенче, 4 -  өченче, 1- дүртенче бала булып туган. Иң кечкенә бала 2690, ә иң зуры – 3780 грамм.

Әти-әниләр балаларына  Матвей, Тимофей, Александр, Даниил, Егор, Артём, Анатолий, Ратмир, Эмиль, Диляна, Злата, Әмирә, Полина, Виктория, Самина, Алиса, Ева дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 19, иң яшь әтигә 23 яшь,  иң өлкән анага 36, иң өлкән әтигә 39 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 10 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.  Иң яшь кәләш белән кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 50, кәләшкә – 46 яшь.

Бар гаиләләрне шушы матур вагыйгалар белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International