Кышның соңгы көнендә Балык Бистәсе районының ЗАГС бүлегендә тантаналы рәсмилләштерү булып узды. ЗАГС булеге җитәкчесе, Миляуша Зарипова, яшь гаиләне шундый шатлыклы, бәхетле һәм истәкле көн белән тәбрикләде. Гаилә бәйрәмнәрен, юбилейларын матур итеп үткәрергә ЗАГС бүлегенә чакырып калды.