Лениногорск шәһәрендә бу айда иң сирәк очраган исемнәр

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Лениногорск шәһәрендә бу айда иң сирәк очраган исемнәр булып: Антоний, Самуил, Данислав, ә инде кыз балаларга Иллария, Илүзә һәм Есения язылды. Мондый ата-аналарның креативлыгы еш очрамый. Шулай да беренче урында традицион исемнәр кала. Кызларга Софья исемен кушулары билгеле, ир балаларга Александр исемен кушалар. Шулай ук Сафия, Риана, Самина, Самир һәм Альмир исемнәрен якын күрә башладылар. Моннан тыш, Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге күрсәткечләре буенча февраль аенда барлыгы 53 бала: 21 кыз бала һәм 32 ир бала туган. 26 гыйнварда Госдумада ата-аналарга бераз уйланырга ярдәм итәрлек һәм тыючы законопроект каралды. Әгәр инде закон кабул ителсә, Христамрирадос, Дельфин, Апрель, Принцесса Даниэлла, София-Солнышко кебек исемнәр башка очрамас иде.

Февраль аенда барлыгы 25 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International