2018 елның 1 гыйнварыннан дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү Бердәм дәүләт реестрында булачак.
Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитетының ГХАТ Идарәсе федераль дәүләт мәгълүмати системасының 40 катнашучысы арасына керә, беренче этапта тәҗрибә ала.
Эш төркемен тикшерү, федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан тәҗрибә алу буенча, җаваплы булып, ГХАТ Идарәсе башлыгы Бэлла Ивановна Махотина тора.
Атна саен, сишәмбе һәм җомга көннәрендә, Түбән Кама ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре яңа программаны өйрәнер өчен вебинарларда катнашалар.
Тест барышы вакытында, программаны камилләштерү өчен, тәкъдимнәр ясыйлар.