Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсендә виртуаль музей

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

    Гаилә фотосурәтләре – зур гаилә истәлеге, алар гаиләнең барлык истәлекләрен саклый. Альбом битләрен караган саен, яңадан иң якты мизгелләргә әйләнеп кайтасын.

    ГХАТ органнарына 100 ел тулуы уңаеннан "Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсендә 2017 елның виртуаль музее” исемендәге интернет-проект эшли башлады.

    Интернет-проектның максаты - уникаль фотосурәтләрдән һәм  видеоязмалардан  "гаилә истәлекләре музеен төзү”. Бу виртуаль музейда Түбән Кама районының никахлашу Сараенда үткән исем кушу, никах теркәү тантаналары булачак.

     Яңа проектка  шәһәр һәм район халкы  зур кызыксыну белдерә, алар музейны карап кына калмыйлар, ә үзләре дә шәхси архивларыннан фоторәсемнәр җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International