Авыр минутта психологик ярдәм күрсәтү

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү өчен Әлмәттә "Ышаныч телефоны" хезмәте эшли. 32-89-60 номеры - муниципаль линия, 8-800-2000-122 номеры – Бөтенроссия балалар линиясе. Психолог Йосыпова Эльмира Дамир кызы түбәндәге график буенча эшли: Совет урамы, 73 йорт, 2нче кабинетта урнашкан "Нур" психология-педагогика үзәгендә һәр сишәмбе 8.00-17.00 сәгатькә кадәр, телефон 32-89-60; Нефтьчеләр урамы, 8 йорт, 2нче кабинетта урнашкан  ГХАТ Идарәсе адресы буенча һәр чәршәмбе 9.00-15.00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә, телефон 22-25-39. Квалификацияле психологлар сезне һәрвакыт тыңлар, кирәкле ярдәм күрсәтәчәк. Исегездә тотыгыз, һәр ситуациядән чыгу юлы табып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International