2017 елның 14 февралендә, ягъни гашыйклар көнендә Әгерҗе ЗАГС бүлегендә ике яшь пар – Коростылевлар һәм Светлишиннар үзләренең мөнәсәбәтләрен законлаштырырга теләк белдерделәр. Язылышу тантанасына гаилә тормышы юбилярлары Сәлимгәрәев Рөстәм Асылгәрәй улы һәм Филарида Локман кызы чакырылган иде. Алар яшь парларны чын күңелдән тәбрик иттеләр һәм бәхетле гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре яшь парларны һәм кунакларны дәртле җырлар һәм валентинкалар белән озаттылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.