14 февраль көнне Ижевка мәдәният йорты авыл китапханәсе һәм Ижевка авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә "Иң тату пар" исемле чара үткәрделәр.
Чара башында авыл мәдәният йорты директоры Алла Затирко барлык кунакларны гашыйклар Көне белән котлады.
Алып баручы Фәнисә Нургалиева төрле конкурслар, уеннар, ярышлар үткәрде. Шулай ук ул Изге Вәли көненең килеп чыгу тарихын да сөйләде.
Чара ахырында китапханәче Гыйльметдинова Гүзәлия Николай Баскова ролендә катнашучыларны һәм кунакларны котлап, "Мин сиңа мәхәббәт бүләк итәм “исемле җыр башкарды. Бәйрәм чарасы дискотека белән тәмамланды.