Юбилярны котлау

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Менделеев муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Галиева Л. озак яшәүче Фәүзия Ахметовага Россия Президенты открыткасы, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды. Озак яшәүче Фәүзия ханымны 90 яше тулу көнендә шулай ук авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Тимур Сабиров һәм секретарь Фәнисә Нургалиева котладылар.

Фәүзия Ахметова 50 ел Үзбәкстанда яшәгән, рус теле һәм әдәбияты укыткан, шулай ук күп еллар даруханәдә эшләгән. Ире Әшрәф Бикмухаметович белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аның җиде оныгы, тугыз оныкчыгы һәм Данис исемле оныгының оныгы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International