Азнакай үзәк район хастаханәсе бала тудыру бүлегендән, тантаналы рәвештә, ике яңа туган балаларны –Шәрипов Сәмир һәм Зәйниева Айлинаны чыгару үтте. Икътисади мәсьәләләр буенча башкарма комитетның җитәкче урынбасары Гәлия Сөләйманова һәм Азнакай шәһәре ЗАГС бүлегенең баш белгече Светлана Шакирова ата-аналарына туу турында таныклык тапшырдылар. Оешма коллективлары, туганнары һәм якыннары тантана сәбәпчеләренә чып-чын матур бәйрәм оештырдылар.