Район Башлыгы урынбасары Кәримуллина Р.А. Кукмара районының Пчеловод авылында яшәүче Елисеева Татьяна Гордей кызын 90 яшьлек һәм Лельвиж авылында яшәүче Васильев Иван Павел улын 95 яшьлек күркәм юбилейлары белән тәбрик итеп, Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Саветлана Замалиева, ГХАТ житәкчесе Латыпова З.Т. һәм ветераннар Советы җитәкчесе Мияссар Мансуров да юбилярларга үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.