Разыя Хәкимулла кызы Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. Озак еллар колхозчы булып эшләгән. Бик иртә тол калганга күрә, берүзе 3 малай һәм 3 кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә кече малайның гаиләсе белән яши.
Юбилярны олуг бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде. Ул юбилярга озын гомер, сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләде, бүләкләр тапшырды.