Түбән Каманың озын гомерле кешесе 90 яшен үткәрде

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

     2017 елның 20 гыйнвар көнендә Түбән Каманың мактаулы кешесе 90 яшьлек юбилеен уткәрде.

     Нуриев Султан Хәсән улы Минзәлә районың Калмырза авылында крестьян гаиләсенә туган. Урта белем мәктәбен бетергәч, ул машина төзу техникумына укырга кергән. Сугыш вакытларында, Султан Нуриев Ижевскның хәрби заводына эшкә кергән, сугыштан соң ул төрле җитештерү җирләрендә эшләгән. Лаеклы ялга чыгу алдыннан, юбилярның соңгы эш урыны Түбән Каманың шин заводы булган.

    Тормыш иптәше Әльфия Гарифулла кызы белән алар мәххәбәттә һәм татулыкта тормыш итәләр. Алар искиткеч 2 кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә алар оныклары һәм оныкчыкларының уңышларына шатланып яшиләр.

    Шушы истәлекле көнне Нуриевлар гаиләсе, Султан Хәсән улын котларга дип,  төп йортта җыелганнар.  Юбилярны шулай ук Түбән Каманың җитәкелек вәкилләре дә тәбрик иттеләр. Нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, Россия Федерациясе Президентының котлауларын юлладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International