Түбән Кама районың ГХАТ Идарәсендә ел саен үткәрелә торган һөнәри конкурс тәмамланды. Әлеге конкурс иң яхшы хезмәткәрне сайлап алуга юнәлгән.
Махсус эшләнгән рейтинглар таблицасы нәтиҗәләре буенча " Белгеч-2016" исемен Румия Сахабова алды.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина җиңүче котлап, хәбәрдарлык һәм намуслы хезмәт бурычларын үтәүе өчен диплом һәм "Йолдыз"статуэткасын тапшырды.
Конкурсның максаты-алга таба эш нәтиҗәлелеген һәм хезмәткәрләре шәхси җаваплылы күтәрү, ЗАГС органнарының һөнәри эшчәнлеге хезмәткәрләрен стимуллаштыру, аларны нәтиҗәле чаралар үткәрүдә катнашуда кызыксындыру.