Түбән Каманың "Алтын" юбилярлары "Ирләр/хатын-кызлар" тапшыруының геройлары булдылар

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

       Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә әле күптән түгел генә гаиләләренең 50 еллыгын билгеләп үткән Мухаметгалиев Аюп Гани улы һәм Нина Николай кызы,  1-нче каналның популяр телевизион "Ирләр/хатын-кызлар"  тапшыруда катнаштылар. Әлеге тапшыру гаилә бәхете серенә багышланган иде.

       Түбәнкамалылар үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар,  яшь буын турында сөйләделәр,  дуслык, мәхәббәт  әһәмиятен саклап калу, гореф-гаилә тәрбиясе турында фикер йөрттеләр .

      “Кайвакыт ничек кенә талашсак та, ачуланышсак та, без бер-беребезсез яши алмыйбыз. Без гел бергә. Беребез нәрсә генә эшләргә җыенса да, икенчебез һәрвакыт хуплый” – Мухаметгалиевларның гаилә бәхетенең менә шушы сере булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International