Беренчеләр. Елның тәүге пары

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Район ЗАГС бүлегендә елның беренче парын аерым тәбрикләү традициясе яши. Быел 2017нең тәүге  өйләнешүчеләре булып тарихка Гөлчәчәк Саттарова һәм Рамил Бәдретдинов кереп калачаклар. Алар өчен Мендельсон маршы 18 гыйнварда яңгырады. ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева Бәдретдиновларның никахларын рәсмиләштереп, беренче гаилә гаилә документларын, тәүге пар буларак, чәчәк бәйәәме һәм истәлекле бүләк тапшырды.  

– Район хакимияте, ЗАГС бүлегеннән сәгать сезгә. Ул бәхетле озын гомерегезнең шаһиты булсын, бүгенге шатлыклы  мизгелләрне  исегезгә төшереп торсын. “Аягыгыз җиңел” булсын, – диде ул.

– Без дә  районда  быел яңа гаиләләр күп тууын, барысының да бәхетле яшәүләәен телибез. Үзебез ике ел элек нәкъ шушы көнне танышкан идек. Законлы никахыбызны шул датага билгеләдек, – диләр Бәдретдиновлар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International