Баулы ветераннарын юбилей белән котладылар

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Баулы ветераннарын юбилей белән котладылар. Эмилия Султан кызы Исламуратова 95 яшен билгеләп үтте, Шәрифуллина Хәтирә Шәрәфи кызына 90 яшь тулды. Хезмәт ветераннары 40 елдан артык хезмәт стажына ия,  Бөек ватан сугышы елларында  фидакарь хезмәтләре  өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. Юбилярлар яхшы балалар тәрбияләп үстергәннәр, шуңа күрә үз картлыкларын  балалары  һәм оныкларының  күңул җылысын, ярдәмнәрен тоеп  каршылыйлар һәм үзләрен  бик бәхетле дип саныйлар.

Юбилей көнендә ветераннар район җитәкчелеге, балалары, оныклары котлауларын кабул иттеләр һәм аларга Россия Президенты  В. Путинның котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International