1 нче гыйнвар көнне 11 сәгать 55 минутта 2017 нче елның беренче сабые дөньяга аваз салды. 12 нче гыйнвар көнне сабыйның ата-анасы - Алексей белән Анастасияне район башлыгы Валерий Чершинцев котлады һәм аларга туу турында таныклык белән истәлекле бүләк тапшырды. Никита Лызлов Менделеевск районында 2017 нче елда туган беренче бала булды. Шулай ук бәхетле ата-ананы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева һәм район хастаханәсенең баш табибы Василий Голованов та котлады. Чәчәкләр, район администрациясенең котлау открыткалары Лызловлар гаиләсе өчен күнелле сюрприз булды.