Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданы итеп хис итә башлыйсың.Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортны тантаналы шартларда тапшыру традициясе озак еллар яшәп килә. Менә шундый бәхет тагын 15 яшь азнакайлыга елмайды.ГХАТ бүлегендэ укучыларга шәхесләрен раслаучы беренче документ тапшыру чарасы үтте.