12 гыйнварда Бөек Ватан сугышы ветераны В.П.Полянский 90 яшь юбилеен уздырды

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Гадәттәгечә, ветеранны бүләкләр биреп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбассары Л.Рыбакова котлады.

7 классны тәмамлагач та сугыш елларында Владимир Павловичка, металлургия заводында эшли башларга туры килә. 1944 елда фронтка чакыру кагәзе килә. Ул армиядә 8 ел хезмәт итә. Яңадан уз заводына эшкә кайта. 1957 елда Маргарита Григорьевна белән гаилә төзеп җибәрә. Полянскийлар гаиләсе 1992 елдан бирле Алабугада яши. Быел Владимир Павлович белән Маргарита Григорьевна гаиләсе 60 яшьлек юбилеен билгеләп утәргә җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International