Чирмешән районында быел тәүге сабый Гафиевлар гаиләсендә туды

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Районда 2017 елның беренче сабые 1 гыйнварда Түбән Кәминкә авылында Гафиевлар гаиләсендә дөньяга килгән. Кәрим Илнур һәм Ләйсәннең икенче уллары,  тиздән  4 яшен тутыручы Ислам да  абый булган.

Чирмешәнгә әбисе Розалия һәм  бабасы – Әсхәт Рәсүловларга кунакка килгән Гафиевларны бу шатлыклы вакыйга белән район башлыгы урынбасары Миләүшә  Батыршина һәм район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова да тәбрикләп, истәлек бүләге тапшырдылар. Кәримгә, аның әти-әнисенә һәм абыйсына сәламәтлек, тату гаилә булып яшәүләрен теләделәр.

Ләйсән улын Әлмәт шәһәре бала тудыру йортында тапкан, Кәрим 3 килограмм 700 грамм булып дөньяга килгән. Бәләкәй Кәримнең әтисе – нефтьче, әнисе декрет ялына кадәр тегү цехында директор урынбасары булып эшләгән. 

-Әлмәттә -  бала тудыру йортында беренче була алмадык,  безгә кадәр туучылар булды, - ди елмаеп Ләйсән. – Кәрим  10 сәгатьтә дөньяга аваз салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International