Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 434 сабый теркәлде: 204 малай һәм 230 кыз.

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Иң кечкенә бала 1050, ә иң зуры – 4890 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 43 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр Тимур, Малика, Саида, Риана, Алина, Ева, Ясмина, Тамерлан; иң сирәк исемнәр: Элизабет, Леон, Ильдана, Радислав, Мадина, Юсуф, Эрик, Асгат, Сати.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 174 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 20 ел, иң олы кияүгә – 73, каләшкә – 65 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International