2016 нчы елның 19 нче декабренда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә алдыннан ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлшат Евлахина Заречный, Урта Камышлы һәм Якушкино авыл җирлекләре хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Ә Богдан авыл җирлеге башлыгы Михаил Белов өченче бала туу уңаеннан бүләккә лаек булды.