Бу көннәрдә генә Болгарда яшәүче Мария Щедрина үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәнен бу күркәм юбилее белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары котлады.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, район башлыгы исеменнән традицион котлау открыткалары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Ветеранга намуслы хезмәте, тормыш сынауларына бирешмәве өчен рәхмәт әйттеләр. Мария Григорьевна кырык елдан артык производствода хезмәт куйган, үзенә тапшырылган бурычны һәрвакыт җиренә җиткереп үтәгән. Кунаклар Мария Григорьевнага нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык теләделәр.