Чын күңелдән котладылар

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Иске Рәҗәптә яшәүче хезмәт ветераны Зәйнәп Заһитова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев, туганнары һәм якыннары котлады. Ветеранга саулык–сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр, котлау открыткалары, күчтәнәчләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Әлбәттә инде, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International