Яшь гражданнарга паспортлар тапшырдылар

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

21 декабрьдә Болгар музей-тыюлыгының Истәлек билгесе бинасында шәһәр мәктәпләреннән җиде укучыга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар.

Тормыштагы бу әһәмиятле вакыйга белән укучыларны котларга полиция бүлеге хезмәткәрләре, әти-әниләре,  борынгы кунаклар – Болгар ханы һәм ханбикәсе килгән иде, алар ролен музей-тыюлык хезмәткәрләре башкарды.

Тантананы оештыручылар яшьләргә Россия Федерациясе гражданинының төп документы барлыкка килү тарихын сөйләделәр, дәүләт символикасы турында үзенә күрә бер сынау үткәрделәр. Мондый аралашу укучылар өчен бик файдалы булды.

Һәр кеше бу документны сакларга тиеш, чөнки аны югалткан өчен адмитнистратив җаваплылыкка тарту каралган, дип искәрттеләр паспортларны тапшырганда Россия Эчке Эшләр министрлыгының ТР Спас районы бүлеге җитәкчесе Алексей Судариков һәм миграция мәсьәләләре буенча территориаль пункт җитәкчесе Екатерина Фәйзелгатова.

Бу тантана укучылар күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International