Календарьдагы истәлекле даталар арасында бер моңсу көн бар. Ул ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган инвалидлар көне. Минзәлә шәһәре Мәдәният йортында үткәрелгән “Игелек кыл” хәйриячелек марафоны нәкъ менә шушы көнгә багышлап үткәрелде. Марафонга стартны район башлыгы Айдар Салахов бирде. Эстафетаны башка структуралар кабул итте, һәм хәр җитәкче үзенең өлешен кертте. Шул рәвешле хәйрия фондына марафон барышында 520 мен 388 сум акча тупланды. Марафон барышында һәркем үз йөрәге аша инвалидларның тормышын күзаллап утырмый калмагандыр. Мондый чара бер көнлек белән генә чикләнмәсен, дәвам итсен иде дигән теләктә таралышты марафонда катнашучылар.